Билгеле булганча, бүген — Балаларны Халыкара яклау көне. Бу уңайдан Татарстан халкына ТҖ Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева котлау белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:
«Күркәм гореф-гадәт буенча җәйнең беренче көне Балаларны Халыкара яклау көне буларак билгеләп үтелә. Аны үткәрү фикере сабыйның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга өстенлекле хокук белән тәэмин итү ихтыяҗыннан чыгып барлыкка килде. Безнең Татарстан дигән зур гаиләдә 700 меңнән артык бала яши. Һәм алар турында кайгырту-һәр гаиләнең, тулаем җәмгыятьнең бурычы.
Халыкара гомуми кабул ителгән карарларга туры китерелгән хәлдә, РФ һәм Татарстан Конституцияләрендә күрсәтелгәнчә, республикада гаиләләр һәм балаларның хокукын яклау буенча максатчан сәясәт тормышка ашырыла. Аның өстенлекле булуы берничә программада: балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтлеген, мәшгульлеген оештыру буенча «Татарстан балалары» дигән программада, хокук бозуларга һәм наркотиклаштыруга каршы профилактика үткәрү кысаларында, балаларның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә даими чаралар булдыру мәсьәләсен чишүдә, уңышсыз килеп чыккан гаиләләрне үзвакытында белүне оештыруда, социаль яктан куркыныч хәлдә булган балаларны, гаиләләрне комплекслы рәвештә тернәкләштерүдә чагылыш таба.
«Татарстан Республикасында 2010-2015 елларда белем бирүне үстерү стратегиясе» дигән программаны тормышка ашыру йөзеннән, безнең балаларның күбесе заманча итеп җиһазландырылган мәктәпләрдә укый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инициативасын тормышка ашыру йөзеннән, республикада «Бәләкәч»-»Малыш» программасы нигезендә 3 яшькә кадәрге балаларны бушлай сөт катнашмалары белән тәэмин итү мөмкин булды, хәзерге вакытта балалар бакчаларындагы чиратларны бетерү буенча чаралар күрелә. Соңгы 4 елда республикада «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» дигән хәйрия акциясе оештырыла. Узган елда, мәсәлән, беренче класска баручы 15 мең 904 бала хезмәт коллективларыннан, иҗтимагый оешмалардан хәйрия яклавы тапты. Шунысы куандыра: үсеп килүче буынны дәүләт белән беррәттән предприятие коллективлары, эшкуарлар, киң җәмәгатьчелек тә кайгырта.
Ата-анасыз калган балаларга яңа гаиләләр барлыкка китерә торган оешманың үсеше дәвам итә. «Үги балалар булмасын» дигән мәсләк белән яшәүче кешеләрнең кайгыртуы нәтиҗәсендә, соңгы 5 елда Татарстанда балалар йортларының саны 8гә кимеде. Ә ата-анасыз калып, гаиләдә тәрбияләнүче балаларның саны 90 процентка якын.
Күрелгән чараларга карамастан, балаларның хокукларын тәэмин итү буенча барлык мәсьәләләр дә хәл ителмәгән әле. Шуңа күрә балаларга карата кулланылган һәр рәхимсез кыерсыту, ата-ананың үз вазифаларын үтәмәве җәмәгатьчелекнең күзәтүе астына алынырга тиеш, баланың бәлага тарудагы һәр очрагы буенча безгә катгый чаралар күрү зарури. Без һәр бала мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм үзара аңлашу мохитендә үссен өчен барысын да эшләргә тиеш».
Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева