Германия мөселманнары кибетләрдә тулысынча хәләл стандартларына туры килгән азык-төлек продукцияләрен таба алмый. Мөселманнарның саны артуга карамастан, Германия эшкуарлары, әле дә булса хәләл тармагын табышлы дип санамый.
Супермаркетларга кагылсаң, аларга мөселманнар бик сирәк бара, чөнки хәләл тамгалы кирәк-яракларны анда очратып булмый диярлек. Шулай ук, немец эшкуарлары, хәләл продуктларны сату, башка товарларны сату сыйфатына тискәре йогынты ясый дип саный.