II "Милли тормыш һәм дин" форумы узачак

Казанда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» дип аталган икенче форумы уздырылачак. 16-18 июнь көннәрендә башкалабызга Россиянең 39 төбәгеннән 800 ләп имам

БӘЙЛЕ
2011 Май 31

40,73 KbКазанда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» дип аталган икенче форумы уздырылачак. 16-18 июнь көннәрендә башкалабызга Россиянең 39 төбәгеннән 800 ләп имам һәм мөфти килүе көтелә.

Форум кысаларында пленар утырышлар, секцияләр үткәрелә. 18 июньдә исә дин әһелләре Идел Болгарының ислам кабул итүенә 1122 ел тулу уңаеннан уздырыла торган тантаналарда катнашачак, Изге Болгар җыенына барачак.

Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Президентының дини берләшмәләр беләнүзара мөнәсәбәтләре идарәсе оештыра дип белдерә Бөтендөнья Татар Конгрессы сайты.

Татар дин әһелләренең беренче форумы 2010 елның 16-18 сентябрендә үтте. Анда Президент Рөстәм Миңнеханов һәм 700 делегат катнашты. Бу чараны дин әһелләре ел саен уздырырга ниятлиләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе