Казанда X “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале бара

Кичә Казанда, Г.Камал театры каршындагы мәйданда X «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар театр фестивале ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.Бәйрәм

БӘЙЛЕ
2011 Май 31

56,03 KbКичә Казанда, Г.Камал театры каршындагы мәйданда X «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар театр фестивале ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.Бәйрәм мәйданчыгына йөзләгән казанлылар һәм башкалабыз кунаклары җыелды дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Бәйрәмдә Россиянең халык артисткасы, танылган якут актрисасы, мәшһүр этник җырчы Степанида Борисова да катнашты. Ачылыш тантанасында шулай ук Әзербайҗан, Тува артистлары, башкорт курайчылары чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, «Нәүрүз» фестивален үткәрү Татарстан өчен истәлекле вакыйга. «Казан кунаклар кабул итәргә ярата, бүген биредә 30 дан артык театр коллективы җыелуына без шатбыз», — дип ассызыклады ул.

Татарстан Президенты фестивальдә катнашучыларның барысына да уңышлар теләде.

Россия Мәдәният министрлыгының халык иҗаты бүлеге башлыгы Галина Фурманова, үз чиратында, болай дип билгеләп үтте: «Кунакчыл Татарстан җире күпләгән иҗат коллективларын кабул итә. Безнең бурыч — Россия мәдәниятенең күптөрлелеген саклау». Ул фестивальдә катнашучыларга уңышлар, үзара аңлашу һәм дуслык атмосферасын саклауларын теләде.

Камал театры каршындагы мәйданда җыелучыларга «Нәүрүз»нең олы кунагы — Россиянең халык артисты, Россия Дәүләт премиясе лауреаты Лев Додин мөрәҗәгать итте. «Россия һәм Петербургның театр җәмәгатьчелеге исеменнән сезне фестиваль ачылышы белән котлыйм. Без сезнең башкаланың Ауропа дәрәҗәсенә күтәрелүенә сокланабыз», — диде ул.

Кичә шулай ук ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы башлыгы Дүсән Касеиновның фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгате яңгырады. Үзенең мөрәҗәгатендә ул юбилей фестивален бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм иткән елда үткәрүнең символик мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте.

«Нәүрүз» фестивленең ачылу тантанасы Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов концерты белән төгәлләнде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе