Италия дәүләтендә урнашкан Падуя шәһәре имамының 22 яшьлек кызы, урам буйлап китеп барган вакытта, хиҗаб киеп йөргәне өчен һөҗүмгә юлыга дип яза «Alukah»агентлыгы.
Һөҗүм итүчеләрнең берсе италиялы ханым була. Ул, үз чиратында, кызга кызу кояшта пешәсең бит, дип яулыгын салырга боера. Мөслимә юк дип җавап биргәч, ул кызның яулыгын көчләп салдырмакчы була.
Һинд – Падуя институтының икътисад һәм сәясәт факультеты студенткасы. Бәхеткә, кыз бу бәйләнгеч ханымнан җиңел рәвештә котыла ала. Бу вакыйгадан соң, ул ашыгыч рәвештә полиция хезмәткәрләренә барып хәбәр итә.