Истанбул татарлары Сабантуй бәйрәмен һәм Тукайның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтте

27 майда Истанбулның тарихи үзәгендә Солтанәхмәт мәйданы тирәсендә Сабантуй бәйрәменә һәм Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

БӘЙЛЕ
2011 Май 30

27 майда Истанбулның тарихи үзәгендә Солтанәхмәт мәйданы тирәсендә Сабантуй бәйрәменә һәм Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бу хакта республика Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Истанбул мэры Кадир Топбаш, ТЮРКСОЙ халыкара оешма башлыгы Дюсен Касеинов, Россиянең Истанбулдагы Генераль консулы Алексей Ерхов һәм башка рәсми затлар катнашты. Бу чарада ТР делегациясе составында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов, иҗади берлекләр вәкилләре һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

«Истанбул — ул төрле цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр үзәге, төрле милләт вәкилләре күп гасырлар дәвамында дус һәм тату яши, — дип билгеләп үтте Истанбул мэры котлау сүзендә. — Татарстаннан кунаклар кабул итү һәм борынгы татарлар бәйрәме Сабантуй үткәрү безнең өчен зур горурлык». Истанбул мэры ике тапкыр Казанда булдым һәм бер тапкыр Сабан туенда катнаштым, дип ассызыклады. «Әгәр мөмкинлегегез булса, Татарстанга барып, татар халкынынң үзенчәлекле мәдәнияте белән танышыгыз», — дип тәкъдим итте шәһәрдәшләренә Кадир Топбаш.

Россиянең Истанбулдагы Генераль консулы Алексей Ерхов сүзләренә караганда, быел Сабантуйның бөек шагыйрь, әдәбиятче һәм мәгърифәтче Г.Тукайның тууына 125 ел тулу билгесе астында узуы истәлекле вакыйга. «Аның иҗади мирасы-безнең уртак байлыгыбыз», — дип ассызыклады ул.

Танылган татар шагыйренең тууына 125 ел тулу бәйрәмен дөньяның төрле кыйтгаларында оештыру мөмкинлегенә ТӨРКСОЙ оешмасы ярдәме белән ирешелде. Нәкъ менә ул 2011 елны Г.Тукай елы дип игълан итте. ТӨРКСОЙ башлыгы Дюсен Касеинов сәламләү сүзендә татар классигының иҗади мирасы барлык төрек халыклары өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Тамашачылар Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның сәхнәгә чыгуын көчле алкышлар белән каршы алды. Дәүләт Советы Рәисе Г.Тукай исемендәге парк ачу турында карар кабул иткән өчен Истанбул мэриясенә чын күңелдән рәхмәт белдерде. «Бу гамәлне татар халкына зур ихтирам буларак кабул итәбез, — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. — Безнең мәдәният, тел, дин -уртак:  болар барысы да безгә дуслык күперен ныгытырга мөмкинлек бирә». Парламент җитәкчесе Истанбул мэрына татар халкының мәдәни мирасын популярлаштыру мәсьәләләренә игътибарлы булуы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйрәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, татар сәнгате осталарының концерт номерлары белән дәвам итте, дип хәбәр итә president.tatarstan.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе