Мәскәүдә мөселман балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Аны рәсми рәвештә ачу агымдагы елның сентябрь аена ниятләнелгән. Яңа мөселман балалар бакчасын оештыручылар «Казан» иҗат студиясе җитәкчесе Ирина һәм Габдулла Копичко сүзләренә караганда, бирегә ун бала йөри алачак.
Башкалардан аерылып торучы «өй бакчасы»на килүче һәр сабыйга аерым игътибар күрсәтергә, дини тәрбиягә басым ясарга уйлыйлар, дип яза intertat.ru
Мондый балалар бакчасына сабыен йөртергә телүчеләр күп, әмма барысының да мөмкинлеге җитмәстер. Чөнки айлык түләү 25 мең тәшкил итә.
Бүгенге көндә Мәскәүдә 20-30 сабый йөри торган «өй бакчалары» шактый санда икән. Ә менә татар балалары өчен бары ике бакча эшли, әлбәттә, бу бик аз.