31 майда казанлыларның почта тартмаларында, шәһәр мәчетләрендә, хәләл кафэ һәм рестораннарда «Восточный маркет» газетасының чираттагы чыгарылыш санын күреп булачак.
Бу газетага реклама бирүчеләр Казан халкын үзләренең товарлары, уңайлыклары белән таныштыра, ә бизнесларын, үзләре дә сизмәстән, социаль ярдәмгә юнәлдерәләр, чөнки реклама өчен бирелгән акча тулысынча «Ярдәм» фонды карамагындагы «Сөләйман» мәчетендә белем алучы сукырлар үзәгенә исәпләнә. Бүгенге көнгә «Восточный маркет» газетасының веб-сайты (www.vo-market.ru) бар. Анда реклама бирүнең бәяләре һәм башка кызыксындырган сорауларга җавап табып була.