2011 Май 26
Бүген Мәскәүдә «Халыкара экспоцентр»ның №2 павильонында хәләл продукция буенча халыкара мөселман күргәзмәсе ачылды. Кунаклар алдында Россия мөселманнары исеменнән Россия мөфтиләр Советы рәисе Равил хәзрәт Гәйнетдин чыгыш ясады. Үз чыгышында ул мондый чараның традициягә әйләнеп баруын билгеләп үтте. Күргәзмәдә Көньяк, Төнҗяк Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән булган экспонатлар тәкъдим ителде. Россия ягыннан исә Башкортостан, Татарстан, Төньяк Кавказ республикаларының предприятияләре катнашты. Монда хаҗга бару мөмкинлеге дә, мөселман халыкларының милли ризыклары да тәкъдим ителде. Аерым игътибарны ислам банкингы, кредит бирү уңайлыклары алды. Күргәзмә 26-28 майга кадәр сәгать 10.00 алып 19.00 кадәр эшлиячәк.