Татарстан парламентының фән, тел, мәгариф милли мәсьәләләр комитеты утырышында яңа федераль мәгариф стандартлары тикшерелде.
Комитет утырышында мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов чыгыш ясады. Аның әйтүенә караганда, стандартлар башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфлар дәрәҗәсендә кертелә.
Бу елның 1 сентябреннән башлангыч мәктәп өчен яңа федераль стандарт кертелә. Аның нигезендә барлык фәннәр «интеграцияләнгән», «нигез», «мәҗбүри» һәм «профиль» компонентларга бүленеп укытылачак. Шулай ук бала күңеленә хуш килгән теләсә нинди курс, факультатив дәрес сайлый ала.
Бу системада төп игътибар укучы мөстәкыйльлегенә бирелә, ул үзенә кирәкле укыту планын үзе төзиячәк икән, дип яза Азатлык.орг
Һәр укучы үз планы белән укый
«Мәҗбүри», ягъни сайланмый торган компонентка 3 кенә дәрес керә — «Русия дөньяда», физик күнегүләр һәм имин яшәеш нигезләре (ОБЖ).
«Нигез» компонентка балалар 5 өлкәдән сайлап алган фәннәр керәчәк.
Филология, чит телләр, табигать фәннәре, җәмгыять белеме, төгәл фәннәр төркемнәреннән укучы мәҗбүри рәвештә 6-7 дәрес сайларга тиеш була.
Татар теле филология өлкәсендә, рус теле белән бергә «туган тел» дәресе буларак бара.
«Профиль» компонентны һөнәр өчен кирәкле 3-4 фәннән формалаштырып була. «Интеграцияләнгән» компонентка балаларның эрудицияләрен арттырыр өчен генә, булачак һөнәргә кагылышлы булмаган фәннәрне кертергә мөмкин.
Бер дәресне факультатив яки курс итеп укырга тәкъдим ителә. Шуңа өстәп, балаларга үз проекты рәвешендә кечкенә генә фәнни тикшеренү үткәрү таләбе куелачак.
Ахыр чиктә яңа стандартлар белән белем алган мәктәп укучылары 9-10 фәнне мәҗбүри укыячак, калганнары ихтыяри булачак.
Яңа стандартлар башлангыч сыйныфлар өчен 2011 елда керә, урта сыйныфларда укучыларны — 2015 елда, өлкән сыйныфларны 2020 елда күчерү көтелә.
Әмма Татарстан бу стандартларны сынау программаларында катнашырга җыена, шуңа алар республикада киләсе елдан ук керергә мөмкин, диде мәгариф министры.
Татар теле һәм стандартлар
Укыту планын укучылар үзләре формалаштыра башласа, татар теле һәм әдәбиятын сайлаучылар кимемәсме?
Күптән түгел Казанда «рус теле аз укытыла, татар теле күп укытыла» дип, йөзләрчә кеше урамга чыккан иде. Ата-аналар татар телен кирәксенмәве һәм аны мәҗбүри укытуга каршы булуы турында белдереп килде. Бу яңа мәгариф стандартлары татар телен укытмауга юл ача түгелме?
«Азатлык» бу сорауны мәгариф министры Альберт Гыйлметдиновка бирде. Ул «мәктәпләрдә икетеллек калачак», дип ышандырды.
«Татарстан конституциясе һәм кануны нигезендә бездәге белем бирү оешмаларында ике дәүләт теле дә өйрәнелергә тиеш. Шуңа күрә балалар татар телен дә сайлаячак», диде ул.
Министр Альберт Гыйлметдинов сүзләренчә, укучыларга татар телен ни дәрәҗәдә өйрәнүне сайлау мөмкинлеге бирелә.
Туган телне тирәнтен өйрәнергә теләсәләр, алар бу дәресне «профиль» фәннәр төркеменә кертә ала, әгәр сөйләм телен үзләштерү максаты гына куелса, алар татар телен «нигез» фәннәр дәрәҗәсендә укый ала, дип аңлатты министр.
Шулай ук Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов сүзләренчә, башлангыч мәктәптә татар теле башкача укытыла башлый.
Мәгарифчеләр туган тел нигезләрен күбрәк балалар бакчасында бирә башларга тели. Бу республикада кертелә торган «Бәләкәч» програмында да каралган.
Аннан соң башлангыч мәктәптә, сабыйлар туган телләрен «филологик фән» буларак түгел, аралашу, сөйләшү дәрәҗәсендә генә укый башлый, диде министр.
Кайбер мәгълүматларга караганда, татар теле күбрәк башлангыч сыйныфларда укытылачак, өлкәнрәк сыйныфларга күчкән саен, татар теле сәгатьләре кими барачак.
Комитет утырышында депутат Туфан Миңнуллин һәм башкалар да совет мәктәбе системыннан китү максатын куйган бүгенге көн мәгарифчеләрен каты тәнкыйтьләде.