Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге 100 кешелек делегац

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге 100 кешелек делегация Төркия республикасына китте. 26 майда алар Төркия башкаласы Әнкарадагы Габдулла

БӘЙЛЕ
2011 Май 26

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге 100 кешелек делегация Төркия республикасына китте.

26 майда алар Төркия башкаласы Әнкарадагы Габдулла Тукай урамында Тукайга һәйкәл куелу тантанасында катнашачак. Шул ук көнне Төркия парламентының Тышкы эшләр комиссиясе рәисе Мурат Мәрҗән Мөхәммәтшинне һәм Татарстан вәкилләрен төшке ашка кабул итә.

Татарстанлы җыр-бию осталары исә Әнкара опера һәм балет театры сәхнәсендә концерт куя.

Җомга көнне исә Татарстан делегациясе Истанбул шәһәренә юл тота. Андагы бер паркка Габдулла Тукай исеме биреләчәк һәм Солтанәхмәт мәйданында Сабантуй бәйрәме оештырылачак.

Татарстан вәкилләре Төркиядән шимбә көнне, 28 майда кайтачак, дип яза azatliq.org


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе