Казанда татар дин әһелләренең «Татарларның милли көнкүреше һәм дин» дип аталган икенче форумы уздырылачак. 16-18 июнь көннәрендә башкалабызга Россиянең 39 төбәгеннән 800 ләп имам һәм мөфти килүе көтелә.
Форум кысаларында утырышлар, секцияләр үткәрелә. 18 июньдә исә дин әһелләре Идел Болгарының ислам кабул итүенә 1122 ел тулу уңаеннан уздырыла торган тантаналарда катнашачак.
Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Президентының дини берләшмәләр беләнүзара мөнәсәбәтләре идарәсе оештыра.
Татар дин әһелләре үзләренең беренче форумнарын 2010 елның 16 сентябрендә үткәргәннәр иде. Анда Президент Рөстәм Миңнеханов һәм 700 делегат катнашты. Бу чараны дин әһелләре ел саен уздырырга ниятлиләр, дип хәбәр итә Интертат.ру