Бүген — 25 майда Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 21 500 укучы (Казан буенча 4620) өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Шул уңайдан республика уку йортларында тантаналар уза. Узган ел мәктәп тәмамлаучылар саны 22 951 иде.
Ә 27 майдан 11 нче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын бирә башлый. Бу уку елында Бердәм дәүләт имтиханын 14 гомумбелем бирү предметы буенча тапшыралар, дип яза tatar-inform.ru
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар саны быел 38 600гә җитә. Узган ел алар бераз күбрәк (40 2193) иде.