Пакыстанда якынча 900 ел элек язылган Изге Коръән кульязмасы табылган. Джелум шәһәрендә казу — тикшерү эшләре алып барган археологлар күп сандагы тарихи ядькәрләргә тап булганнар. Ә кульязма җир астыннан килеп чыкмаган, алар кулына очраклы рәвештә эләгә. Аны таулар арасында яши торган бер карт алып килеп бүләк иткән.
Кульязма папируска язылган. Экспертлар фикеренчә, ул бер ел дәвамында 3 каллиграф тарафыннан эшләнгән. Кыйммәтле табылдык 5 кг чамасы авырлыкта һәм 1200 биттән тора, дип хәбәр итә интертат.ру azannews.com сылтамасына нигезләнеп.