2011 Май 25
26 майда сәгать 15.00 Мәскәү Татар мәдәният үзәгендә (М.Татарский переулок, 8 йорт) Мәкәүдә мәчетләр төзү җитәкчелеге белән мөселман җәмәгатьчелеге очрашачак. Монда шәһәр хөкүмәт вәкилләре, мэр урынбасары, җәмәгатьчелек һәм дини оешма вәкилләре чакырылды. Мәчетләр җимәү Руссия каласының зур проблемасы булып тора. Зур бәйрәмнәрдә мөселманнар Мәскәүнең 4 мәчетенә сыймича урамнарда өелеп басып тора, намазларын асфальтларда укырга мәҗбүр булалар. Бу җитешсезлекне хәл итәргә вакыт.