22 майда Мамадыш мәдрәсәсендә яшь балалар группасының укуы тәмамлану сәбәпле чара үткәрелде. Бу чара күберәк соңгы кыңгырау бәйрәмен искә төшерде: матур итеп киенгән балалар, җылы атмосфера, чын күңелдән балкып торган йөзләр. Коръән укылганнан соң сүз мәдрәсә директорының урынбасары Ирек хәзрәт Нуриевка бирелде: «Җәйге ял вакытларына карамастан, балалар, мәдрәсә ишекләре сезгә гел ачык! Шулай ук сез мәдрәсә карамагында оештырылган мөселман лагерендә ял итә аласыз», -дип билгеләп үтте. Бәйрәм азагында балалар чәй табынына утырышты, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә «Татар-Ислам» хәбәрчесенә Мамадыш районы мәдрәсәсенең мәгълүмат хезмәткәре.
Зәйнәб Хәфизи