Игорь Шувалов: «Казанда Универсиадага әзерлек графиктан алда бара»

2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек графиктан алда бара. Бүген Казанда Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, 2013 елгы Универсиаданың Оештыру комитеты

БӘЙЛЕ
2011 Май 24

2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек графиктан алда бара. Бүген Казанда Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, 2013 елгы Универсиаданың Оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.

Искәртеп үтәбез, бүген Татарстан башкаласында Игорь Шувалов җитәкчелегендә 2013 елгы Универсиаданың Оештыру комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Татарстан башкаласына һәр яңа килүебездә безне яңа объектлар каршы ала. 2013 елда узачак Уеннарга әзерлек эшләре графиктан алда бара», — дип ассызыклады Игорь Шувалов.

ТҖ Хөкүмәтенең яңалыклар хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Оештыру комитетының ябык ишекләр артында узган утырышында ниләр хакында фикер алышулары хакында сөйләде. «Без ил җыелма командасын ничек яхшы итеп әзерләү, Казанда Уеннар башланганчы ике ел эчендә сәламәт яшәү рәвешен ни рәвешле тагын да яхшырак пропагандалау, студентлар арасында физкультура һәм спортны популярлаштыру һәм ил вузлары белән ничек эшләячәгебез хакында фикер алыштык. Шеньженьдагы Универсиадада флагны ничек кабул итеп алачагыбыз, 2011 елгы Уеннарны ачу һәм ябу тантаналарында Россия һәм Татарстанның ни рәвешле тәкъдим ителәчәге хакында килештек», — дип хәбәр итте ул.

Игорь Шувалов Универсиаданың 2013 елда 6-17 июль көннәрендә узачагын раслады. «Аңарчы бер атна алдан Универсиада авылы эшли башлаячак», — дип ачыклык кертте ул.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе