Казанда Бөтендөнья универсиадасын үткәрүнең вакыты расланды

2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак. Бүген Казанда Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендә

БӘЙЛЕ
2011 Май 24

2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак. Бүген Казанда Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендә узучы 2013 елгы Универсиаданың Оештыру комитеты утырышында Уеннарны үткәрүнең вакыты расланды.

IT-паркта узучы утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Россия студентлар спорт берлеге башлыгы, Уеннарның Оештыру комитеты рәисе Олег Матыцин, Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры Марат Бариев һәм башка рәсми затлар катнаша.

«Татарстанга һәр килүемдә яңа сафка баскан объектлар каршы ала. Төбәкләргә республикадан өйрәнерлек әйберләр бар». Уеннарның Оештыру комитеты башлыгы Игорь Шувалов утырышны әнә шундый сүзләр белән ачып җибәрде.

«Россия бюджетының мөмкинлекләре чиксез түгел, — дип ассызыклады Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары. — Без сезнең акчаны намус белән тотуыгызны беләбез. 2013 елгы Универсиада, 2014 елда Сочида узачак Олимпиада һәм АТЭС саммитына әзерлек максатларына без бүлеп бирә торган күләмдәге акчаны, капиталь объектлар күзлегеннән караганда, илнең башка бер генә төбәге дә алмыйдыр, мөгаен. Әмма сезгә акча бүлеп бирү шатландыра, чөнки һәрвакытта да карарлык яңа әйберләр бар».

РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко үз докладында хәбәр иткәнчә, Җәйге универсиада спорт ярышлары 12 көн дәвам итәчәк: ачылу тантанасы (беренче көн) белән башлана һәм ябылу тантанасы (12 нче көн) белән төгәлләнә. Универсиаданы үткәрү регламенты нигезендә, кайбер ярышлар Уеннарны ачылу тантанасына кадәр үк старт алырга мөмкин. Әлеге мәсьәлә FISU Башкарма комитеты һәм Халыкара техник комитет белән килештерелергә тиеш. Мутконың сүзләренә караганда, 2013 елгы Универсиада рәсми төстә ачылыр алдыннан бер көн кала ир-егетләр командалары арасында футбол һәм су тубы буенча башлангыч уеннар, шулай ук синхрон йөзү буенча ярышлар үткәрү күздә тотыла.

Бүгенге көндә 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрүнең тәкъдим ителгән вакыты — 6-17 июль. Универсиада авылын ачуның фаразланган вакыты — 2013 елның 29 июне, ябылу датасы — 2013 елның 20 июле, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәтенең яңалыклар хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе