28 нче майда кичке алтыда Камал театрында тиңе булмаган концерт узачак. Чарага килүче һәркем тылсымлы йола — төрек дәрвишләренең серле биюенә шаһит була ала. Төрек дәрвишләренең Казанда беренче мәртәбә чыгыш ясавы.
Һәр бию — йола. Аның аша дәрвишләр Аллаһы Тәгалә белән «аралаша». «Аралашу» дәрвишнең, башын уңга кырынайтып, ике кулын гарәпчә «ләм» хәрефе ясап күтәрүеннән гыйбарәт. Йола вакытында тән «Лә илләһә иллаллаһ» («Аллаһтан башка тәңре юк») дигән сүзләрне чагылдыра. Дәрвишләр әйләнә башлыйлар, әкренләп тизлек арта. Озын ак күлмәкләренең җилфердәп торган итәкләре тизрәк хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә. Җилфердәү аэродинамик эффект тудырганлыктан, дәрвиш үзен җиңелрәк дип хис итә. Җилфердәгән итәк шартлы мәгънәгә дә ия: ул дәрвишнең «үзеннән аерылуын» белдерә.
Биючеләрнең хәрәкәтләре бертөрле, йөзләре, мәрткә киткән кешенеке сыман, бернинди хис белдерми. Әмма ак итәкләрнең җилфердәп бер урында әйләнүе, салмак, ягымлы төрек көе белән үрелеп, тамашачыга сихри тәэсир ясый. Тамашачы, алар белән бергә «үзәннән аерылып», тулысынча ишеткән һәм күргәненә чума.
Дәрвиш (фарсыча — ярлы, хәерче) — аскет, суфый, имче, тәнне һәм җанны сихәтләндерүче, сихри көч иясе. Дәрвишләр тәгълиматының нигезендә кешенең сихри экстаз аша Аллаһы Тәгалә белән турыдан-туры аралашу идеясе ята. Бу сүзсез генә күзәтү, үз эчеңә төбәлү дә, җыр, көй, йола биюләре белән кушылган кычкырып ялвару да булырга мөмкин. Дәрвишләр орденнары Төркиядә генә түгел, Пакыстанда, Һиндстан, Индонезия, Иран һәм Африканың кайбер илләрендә дә бар.
Казанда дәрвишләр Төрки халыкларның X «Нәүрүз» халыкара театр фестивале ачылыр алдыннан чыгыш ясаячак. Фестиваль 30 нчы майдан 3 нче июньгә кадәр уза.