Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе укырга чакыра

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе 2011-2012 уку елына көндезге, кичке hәм читтән торып уку бүлекләренә укырга чакыра.

БӘЙЛЕ
2011 Май 24

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе 2011-2012 уку елына көндезге, кичке hәм читтән торып уку бүлекләренә укырга чакыра.

Мәдрәсә уку-укыту эшчәнлеген ТҖ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара, дип хәбәр итә musulman.su. Көндезге бүлеккә урта дөньяви белемгә ия ир-егетләр алына. Шәкертләр өчен мәдрәсәдә яшәү hәм тәүлегенә өч тапкыр бушлай ашату каралган. Мәдрәсә программасында дини фәннәр, шулай ук «Татар теле», «Татар әдәбияты», «Тарих», «Хокук», «Информатика», «Умартачылык» кебек дөньяви дәресләр кертелгән. Мәдрәсәдә физкультура һәм спорт юнәлешендә дә зур әһәмият бирелә, спорт залы һәм спорт мәйданчыгы булдырылды.

Мәдрәсәдә уку бушлай булса да, таләпләр зур. Уку елы 1-нче сентябрьдән 31-нче майга кадәр, тулысынча уку 5 ел дәвам итә. Көндезге бүлекне тәмамлап диплом эшен яклаучыларга югары дини белем хакында «Ислам белгечлеге» юнәлеше һәм «Ислам белгече һәм гарәп теле мөгаллиме» квалификациясе белән диплом бирелә. Аңа өстәмә рәвештә «Умартачылык» белгечлеге турында урта hөнәри шәһадәтнамә тапшырыла.

Август аенда хәзерлек сыйныфлары өчен 20 көнлек курслар үткәрелә hәм имтихан белән тест нәтиҗәсендә шәкертләр 1-нче сыйныфка кабул ителә. (Гыйлеме туры килгән шәкертләр 2-нче hәм 3-нче сыйныфларга кабул ителә!)

Кичке hәм читтән торып уку бүлекләрендә уку вакыты — 3 ел. Аларны бетерүчеләр «Шәригать фәннәре нигезләре» юнәлеше һәм «Имам-хатыйб һәм Ислам нигезләре мөгаллиме» (хатын-кызларга: «Ислам нигезләре мөгаллимәсе») квалифициясе белән урта дини белем хакында диплом алалар. Читтән торып укучылар өчен елына 2 тапкыр сессия үткәрелә, аларның уку дәвамында көненә өч мәртәбә ашату каралган.

Хатын-кызлар фәкать кичке бүлеккә генә кабул ителә.

Мәдрәсәгә керүчеләр әңгәмә (собеседование) үтәргә тиешләр. Документларны кабул итү 1-нче июньнән башлана.

Шулай ук түбәндәге документлар таләп ителә:

1) гариза (мәдрәсә бланкасына тутырыла)

2) паспорт копиясе;

3) сәламәтлек хакында белешмә (ф. 086/у);

4) белем таныклыгының копиясе;

5) сыйфатнамә (көндезге бүлек өчен)

6) автобиография (көндезге бүлек өчен);

7) 3х4 зурлыгындагы дүрт данә аклы-каралы фоторәсем (хатын-кызлар яулыкта булырга тиеш).

Безнең адрес:

Казан шәhәре, 420108, Мәҗит Гафури урамы, 67 йорт.

(Автобус маршруты: № 31. «Меховая» тукталышы).

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 278-31-96.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе