Татарстан Республикасы халык депутаты, хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Советының Көньяк-Көнчыгыш 33 нче бермандатлы сайлау округының өченче чакырылыш халык депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге Политсоветы Секретаре, Сәясәт фәннәре докторы. Федератив корылыш, милләтара мөнәсәбәтләр, күчеш чорының сәясәте һәм икътисады проблемалары буенча монографияләр һәм күп санлы публикацияләр авторы — Мөхәммәтшин Фәрид Хәйрулла улының бүген туган көне.
Ул 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган. Югары белемле, Әлмәт газ сәнәгате техникумын (1972), Уфа нефть институтын (1979), Саратов югары партия мәктәбен (1986) тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда Әлмәт шәһәренең Ленин комсомолы исемендәге газ һәм бензин заводында токарь булып башлап җибәрә. 1966 елда «Әлмәт бораулау нефть» тресты автотранспорт конторасында шофер булып эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң (1966 — 1968 еллар), «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсендә слесарь була.
1970 елда — ВЛКСМның Әлмәт шәһәр комитеты инструкторы, ә 1972 елдан — КПССның Әлмәт шәһәр комитетында инструктор була.
1978 елдан халык депутатларының Әлмәт шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, ә соңыннан беренче урынбасары.
1985 елдан 1987 елга кадәр КПССның Әлмәт шәһәре комитетында секретарь, ә соңыннан икенче секретарь булып эшли.
1987 — 1988 елларда технологик сыекча әзерләү буенча Әлмәт идарәсе башлыгы була.
1988 елдан халык депутатларының Әлмәт шәһәр советы башкарма комитеты рәисе.1989 — 1990 елларда Татарстан АССР сәүдә министры.
1990 елда — КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре.
1990 — 1991 елларда — Татарстан ССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары.
1991 елдан Татарстан ССР Югары Советы Рәисе, ә соңыннан, 1992 елда Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе булып эшли.
1995 — 1998 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры була.
1998 елның 27 маеннан хәзерге көнгә кадәр — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.
Берничә чакырылыш халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.
1990 нчы елдан бирле Ф.Х.Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы халык депутаты. Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Советының Көньяк-Көнчыгыш 33 нче бермандатлы сайлау округының өченче чакырылыш халык депутаты , «Бердәм Россия » сәяси фиркасенннән тәкъдим ителгән.
2003 нче елның августында Ф.Х.Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» фиркасенең Татар региональ бүлеге секретаре итеп сайлана.
2010 нче елның ноябрь аенда Ауропа төбәкләре Ассамблеясы бюросы составына сайланды.
Дуслык Ордены белән бүләкләнгән. Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең мактаулы академигы. Россия хокук белгечләре берлеге әгъзасы.Социология фәннәре кандидаты, сәяси фәннәр докторы, социология, дәүләт төзелеше, федератив мәсьәләләргә, халыкара мөнәсәбәтләргә багышланган күпсанлы язмалар авторы.
«Ислам-Инфо» медиа төркеме Фәрид Хәйрулла улын чын күңелдән туган көне белән котлый. Аңа барлык эшләрендә дә уңышлар, саулык, сәламәтлек һәм иминлек теләп кала.