Актаныш муниципаль районында гаилә декадасы кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән « Бүләк» урманына, « Хәмит» чишмәсенә экскурсия үткәрелә. Социаль риск төркеменә керүче балалар гадәттән тыш хәлләр бүлегенә экскурсия белән бара. « Җылытыйк нарасый йөрәген» акциясе игълан ителеп, урналар урнаштырыла. Җирлекләргә чыгу, кичке рейдлар үткәрү, спорт бәйрәме, түгәрәк өстәл артында очрашып сөйләшү. Туган як музеена экскурсия дә декада кысаларында үтә. Ункөнлек балалар сабантуе белән төгәлләнер дип, көтелә, дип хәбәр итә район яңалыклар хезмәте.