Бенгази — Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафига каршы торучы гыйсьянчылар кулындагы Бенгази шәһәрендә кичә Европа Берлегенең вәкиллеге ачылды.
Ачылу тантанасында Европа Берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Кэтрин Эштон катнашты.
Эштон гыйсьянчыларның Милли шура башлыгы Мостафа Әбдел Җәлил белән очрашып, Европа Берлегенең һуманитар ярдәм проектлары турында сөйләшүләр үткәрде, дип яза Азатлык.орг
Либиядә хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында каршылык февраль аеннан бирле дәвам итә. Рәсми Брюссель Каддафи режимы белән элемтәләрен өзүен белдерде.