Башкортстанда хәләл шифаханәләр барлыкка киләчәк. Моның өчен дәвалау-профилактика учрежденияләренең башта хәләл стандартларга туры килү-килмәүләре тикшереләчәк.
Башкортстанның «Хәләл» стандарты буенча комитеты җитәкчесе Тимур Шәнгәрәев сүзләренә караганда, Уфадагы өч шифаханә сертификат узарга теләк белдергән. Тагын берсе белән сөйләшүләр алып барыла, дип яза intertat.ru
Хәзерге көндә Башкортстанда «хәләл» стандарты таләпләрен үтәп ике туристлар тукталышы эшли. Моннан тыш хәләл медицина үзәкләре, матурлык салоннары, мөселман таксие бар.