«Идел Хаҗ» төбәкара хаҗ мәркәзенең төп офисында 7-21 июньдә быел хаҗга баручылар өчен бушлай дәресләр оештырыла.
Төбәкара хаҗ мәркәзенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күп мөселманнар хаҗ кылганда йолаларны үтәүдә авырлык кичерә, дип яза tatar-inform.ru. Шунлыктан алар өчен берничә ел дәвамында курслар уздырыла. Әлеге дәресләр «Идел Хаҗ»ның www.idelhajj.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтында онлайн режимда да трансляцияләнә. Шулай итеп, бу дәресләрне Россия төбәкләрендәге мөселманнар да карый ала. Дәресләр ике айга исәпләнгән.