ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине рәсми кабул ителгән көн уңаеннан сәламләү белән чыкты, дип хәбәр итә «Татар-Информ».
«Хөрмәтле татарстанлылар! 21 майда без Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине рәсми кабул ителгән көнне беренче мәртәбә истәлекле дата буларак билгеләп үтәбез. Идел һәм Урал буйларында зур территорияләрне биләгән Идел буе Болгар дәүләте, 922 нче елда Ислам динен дәүләт дине буларак ирекле рәвештә кабул итеп, илебез халыкларының дини культура үсешенә нигез салды. Ислам диненең әхлакый чисталык һәм башкаларны ихтирам итү, тынычлык ярату һәм мәрхәмәтлелек, ата-бабаларны олылау һәм якыннарны бертуктаусыз кайгырту кебек күркәм идеаллары күпмилләтле халкыбызның горурлыгы булган бай рухи мирасның аерылгысыз өлешенә әверелде.
Россия Федерациясендә барлык традицион конфессияләрнең бер-берсе белән тату булып яшәү тәҗрибәсе бар. Хәзерге вакытта Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Без Татарстанда диннәр арасындагы хезмәттәшлекнең бер илдә төрле халыкларның бергә яшәве өчен бердәнбер шарт булуын яхшы аңлыйбыз.
Күп гасырлар дәвамында мөселманнар христианнар белән бергәләшеп Россия дәүләтчелеген төзеде, тышкы һөҗүмнәргә каршы торды. Дуслык һәм үзара килешеп яшәү, элек-электән килгән рухи кыйммәтләрне ихтирам итү илебездә гражданнар һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытырга ярдәм итте. Татарстан Республикасы, Ислам дине кабул ителгән көнне рәсми рәвештә истәлекле даталар исемлегенә кертеп, Россия Федерациясендә тотрыклылыкны ныгыту юлында зур адым ясады дип уйлыйм. Без берләшергә һәм ислам тәгълиматының дәрәҗәсен төшерүче, дәүләт нигезләрен какшатучы, илнең милли иминлегенә янаучы карашларның һәм сәяси позицияләрнең таралуына юл куймаска тиеш дип саныйм.
Хөрмәтле ватандашлар! Ислам диненең югары идеаллары киләчәктә дә илебезнең муллыгы һәм чәчәк атуы хакына күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген саклап калуга хезмәт итсен. Һәр йортта, һәр гаиләдә тынычлык, бәхет һәм бәрәкәт булсын. Татарстан һәм Россия Федерациясендә яшәүчеләргә бәхет, сәламәтлек һәм аяз күк йөзе телим!» — диелә сәламләүдә.