22 майда Нурлатның Җәмигъ мәчендә Коръән укучылар бәйрәме узачак

22 май көнне Нурлатның Җәмигъ мәчетендә балалар арасында уза торган чираттагы Коръән уку бәйрәме узачак. Быелгы бәйге өченче тапкыр үткәрелә. Күркәм

БӘЙЛЕ
2011 Май 20

22 май көнне Нурлатның Җәмигъ мәчетендә балалар арасында уза торган чираттагы Коръән уку бәйрәме узачак. Быелгы бәйге өченче тапкыр үткәрелә. Күркәм гадәт буларак, бу бәйге тумышы белән Нурлат шәһәреннән булган эшмәкәр Илнур Вәлиев тарафыннан оештырыла.

Бу бәйрәмне уздыруда "Ярдәм" ислам хәйрия фонды актив рәвештә катнашачак. Шунысын да әйтергә кирәк: менә инде икенче ел рәттән бу бәйгене алар бергә уздыра. Үткән атнада бу бәйгенең беренче туры булып узган иде. Нәтиҗәдә, 100 бала икенче турга үтте һәм иң яхшы Коръән укучы исемен яулар өчен алар көрәшәчәк. Җюрида "Ярдәм" хәйрия фондыннан тәҗрибәле укытучылар да катнаша.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе