Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Алтын урта» клубы әһелләре «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.
– Дин — ул халыкның әхлагын, күңел байлыгын үстерә, аның киләчәгенә өмет уята торган чара. Халкыбызның ислам дине белән яшәү тарихын мең ел ярым дип карыйбыз икән, безнең әдәбиятыбызның туу тарихы да моннан аз түгел, — дип белдерде шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин.
– Мине бер мәсьәлә борчый — ул кайбер имамнарның татар теле язмышына битараф булулары. Башка милләт кешеләре аңламый дип вәгазьләрне русча уку белән килешмим. Муллалар татар телен начар белгән мәчет-мәдрәсәгә килеп керсәң, аның мәчетенә йөрүчеләрнең дә русча гына сөйләшүенә тап буласың. Мәхәлләләргә мулланы билгеләп куйганда мин ике юнәлештә имтихан тапшырттырыр идем: динне һәм татар телен белү буенча. Ни өчен дигәндә, безнең телебезне, әдәбиятыбызны муллалар саклап килгән. Татарны милләт буларак та дин әһелләре саклап калган. Шул ук вакытта дин белән әдәбият беркайчан да аерылмаган. Татар әдәбияты күбрәк шигърият буларак үскән, бу татар халкының җаны шигърияткә бәйле икәнлеген күрсәтә, шуңа күрә бик күп шагыйрьләребез мулла булган. Әйтик, Г.Кандалый, Ш.Зәки (ул үзе сукыр булса да, Коръәнне яттан белгән), Г.Исхакый, Г.Ибраһимов... Язучыларның да күбесе мулла нәселеннән. Алар — телне дә саклаучылар, әдәбиятны да үстерүчеләр. Әдәбиятыбыз бары тик дингә таянып кына аякка баскан. «Кыйссаи Йосыф»ны алыгыз — аның нигезендә дини мотив-сюжет ята. Төп вазифа — дин аша кешегә әхлак сеңдерү торган. Татар әдәбиятын дин күтәргән, үстергән, аңа кодрәт биргән, алар бер-берсенә ярдәм итешеп, туктаусыз үскәннәр, үрләгәннәр. Шуңа күрә динне әдәбияттан, әдәбиятны диннән аерырга ярамый, — дип сөйләде профессор, филология фәннәре докторы Тәлгат Галиуллин.
Россия Гуманитар Фәннәр академиясе академигы Т.Галиуллин яшьләргә үзенең теләген дә җиткерде. Ул яшьләрне тарихыбызны, динебезне, телебезне яхшылап өйрәнергә, аннан сабак алырга чакырды. «Һәркем үз урынында бөек шәхес. Балаларыгызны татар итеп тәрбияләгез», — диде ул.
– Диндә бөтен өлкә яктыртыла, — дип башлады сүзен шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова. — «Татар исламы» дигән төшенчәне куштырнаклар эчендә генә булса да күрсәтә алабыз. Ул милли үзенчәлекләрне тануга, аларны саклауга кайтып кала.
Г.Бәйрәмова алдынгы карашлы, зыялы яшьләрнең дини уку йортларыннан үсеп чыгачагына ышанычын белдерде.
«Казан утлары» журналы хезмәткәрләре үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләде. Журналга материалларның ни рәвешле сайланып алынуы, ничек бәяләнүе турында үз фикерләрен җиткерделәр. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Ә очрашуга килгән яшь каләм әһелләре исә үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар.
Яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов: «Киләчәктә милләтне саклап калу буенча төп вазифалар мәчет-мәдрәсәләргә йөкләнәчәк. Бу шартларда милли интеллегенция белән дин вәкилләренең карашларын якынайту, милли һәм дини яктан камил булган яшьләр тәрбияләү кирәк», — диде. А.Солтанов яшь язучылар зыялылар арасында олы буын вәкилләреннән аермалы буларак, динне яхшырак аңлаган һәм дингә комплементар булган яшьләрнең артуына шатлануын белдерде.
Дин һәм милләтне бергә үстерүне максат итеп куйган Диния нәзарәте «Алтын урта» клубына йөрүче 20 активистны 2011 елның икенче яртыеллыгына "Казан утлары"на язылу белән бүләкләргә дигән карарга килде.
Нияз САБИРҖАНОВ