Идел Болгары күп кенә Европа цивилизацияләренең формалашу үзәге булып торган. Ватандашларыбыз бу фактны бүгенге көндә дә искиткеч хәл дип кабул итә әле. Тик моның дөреслеген Европа һәм үзебезнең галимнәр бүген бик җиңел исбатлый ала.
2011 елның 21-23 май көннәрендә Казан Кремлендә II Халыкара Болгар форумы узачак. Болгария, Венгрия, Молдова, Казахстан, Украина һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунакларны Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казаныбызның атаклы галимнәре каршы алачак.
II Халыкара Болгар форумы Казан тарихи-архитектура музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында үтәчәк. Форумда үзләренең фәнни эшләре белән 60тан артык Европа, Россия һәм якын чит ил галимнәре чыгыш ясаячак.
Форум кунакларын сәламләү өчен сүз Минтимер Шәймиев, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, республика Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров һәм Казан (Иделбуе) Федераль Университеты ректоры Илшат Гафуровка биреләчәк.
Әлеге форум Минтимер Шәймиев инициативасы белән ТР Фәннәр Академиясе, Мәдәният министрлыгы һәм Казан (Иделбуе) Федераль университеты тарафыннан 2010 нчы елда оештырылган иде.
Катнашучылар арасында Венгрия Милли Музееның билгеле генераль директоры Иштван Фодор, Варна шәһәренең археологик музее директоры Валерий Йотов (Болгария), тарих фәннәре докторы Николай Русеев (Молдова), А.Маргулан исемендәге археология институты директоры, академик Карл Байпаков (Казахстан), Россия Фәннәр Академиясенең археология Институты директоры Николай Макаров (Россия), Украина Милли Фәннәр Академиясе Археология институтының Кырымдагы филиалында урта гасырлар археологиясе бүлеге җитәкчесе Сергей Бочаров, шулай ук ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге институты директоры Рафаил Хәкимов булачак.
Форумның төп максаты — Алтын Урда чорында яшәгән Идел буе халыкларының шәһәр һәм дала мәдәниятләре мөнәсәбәтен тикшерү. Тагын шунысын әйтеп китү кирәк, форум барышында белгечләрнең берләшеп эшләү, Болгар музей-тыюлыгын мәдәният һәм туристлар үзәге буларак формалаштыру, болгарлар тарихын тирәнтен өйрәнү бурычлары үтәлә.
Татарстан Фәннәр Академиясе инде күп еллар болгар цивилизациясе белән бәйле проблемалар өстендә эшли. Балкан һәм Урта Идел буе болгарлары Хәзәр каганаты, Идел һәм Дунай Болгары, шулай ук Алтын Урда халыкларының нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә дә инде, болгарлар Көнчыгыш Европаның күп гасырларга сузылган тарихын билгелиләр дә.
Форумны уздыруга зур өлеш керткән «Яңарыш» Республика фонды җитәкчелеге һәм белгечләренә зур рәхмәт җиткерәсе килә. Аларның ярдәменнән башка бу очрашуны уздырып булмас иде, мөгаен, дип яза Инертат.ру