Айнур Солтанов: «Киләчәктә милләтне саклап калу буенча төп вазифа мәчет-мәдрәсәләргә

Диния нәзарәтенең Яшьләр бүлеге оештырган «Алтын урта» клубы «Казан утлары» журналы белән очрашу оештырды. Кичәгә редакция хезмәткәрләре — Равил Фәйзуллин, Тәлгат Галиуллин,

БӘЙЛЕ
2011 Май 20

Диния нәзарәтенең Яшьләр бүлеге оештырган «Алтын урта» клубы «Казан утлары» журналы белән очрашу оештырды. Кичәгә редакция хезмәткәрләре — Равил Фәйзуллин, Тәлгат Галиуллин, Гөлзадә Бәйрәмова килделәр. Чарага Казанның төрле вузларыннан 30дан артык яшьләр җыелган иде.

Очрашу «Алтын урта»да үтә торган чаралар турында хәбәр итү белән башланып китте. Аннан соң, беренче булып сүз «Казан утлары»ның баш мөхәррире Равил Фәйзуллинга бирелде.

– Дин — ул халыкның әхлагын, күңел байлыгын үстерә, аның киләчәгенә өмет уята торган чара. Халкыбызның ислам дине белән яшәү тарихын мең ел ярым дип карыйбыз икән, безнең әдәбиятыбызның туу тарихы да моннан аз түгел, — дип белдерде халык шагыйре.

Профессор Тәлгат Галиуллин исә имамнарның татар теле язмышына битараф булулары өчен борчылуын белдерде.

– Башка милләт кешеләре аңламый дип, вәгазьләрне русча уку белән килешмим. Мәхәлләләргә мулланы билгеләп куйганда, ике юнәлештә имтихан тапшыртыр идем: дин һәм татар теле буенча. Телебезне, әдәбиятыбызны элек-электән муллалар саклап килгән бит. Татарны милләт буларак та дин әһелләре саклап калган. Дин белән әдәбият беркайчан да аерылмаган, бик күп шагыйрьләребез мулла булган. Язучыларның да күбесе мулла нәселеннән. Әйтик, Г.Кандалый, Ш.Зәки (ул үзе сукыр булса да, Коръәнне яттан белгән), Г.Исхакый, Г.Ибраһимов... Алар — телне дә саклаучылар, әдәбиятны да үстерүчеләр. Әдәбиятыбыз бары тик дингә таянып кына аякка баскан. «Кыйссаи Йосыф»ны алыгыз — аның нигезендә дини мотив-сюжетлар. Төп вазифа — дин аша кешегә әхлак сеңдерү булган. Татар әдәбиятын дин күтәргән, үстергән, аңа кодрәт биргән, алар бер-берсенә ярдәм итешеп, туктаусыз үскәннәр. Шуңа күрә динне әдәбияттан, әдәбиятны диннән аерырга ярамый, — диде филология фәннәре докторы Тәлгат Галиуллин.

– Диндә бөтен өлкә яктыртыла, — дип башлады үз сүзен шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова. — «Татар исламы» дигән төшенчәне куштырнаклар эчендә генә булса да күрсәтә алабыз. Ул милли үзенчәлекләрне тануга, аларны саклауга кайтып кала.

Г.Бәйрәмова алдынгы карашлы, зыялы яшьләрнең дини уку йортларыннан үсеп чыгачагына ышанычын белдерде.

«Казан утлары» журналы хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре турында да сөйләде. Журналга материалларның ни рәвешле сайлап алынуы, ничек бәяләнүе хакында әйттеләр. Равил Фәйзуллин исә гонорар мәсьәләсе яхшырачагын белдерде, китап чыгаручылар һәм язучылар өчен вәзгыять элекке еллардагыга якынаячак, диде.

Очрашуга килгән яшьләр кызыксынган сорауларын бирде, кунакларның җавабын ишетте. «Казан утлары»ның авторлары, яшь шагыйрьләр Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһимов, Алинә Бикмуллина, Ләйсән Фәтхетдинова үз шигырьләрен укыды.

Яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов: «Киләчәктә милләтне саклап калу буенча төп вазифа мәчет-мәдрәсәләргә йөкләнәчәк. Бу шартларда милли интеллегенция имамнарны сүгүдән туктап, «татар исламы»н үстерүгә үз өлешен кертергә, мәчет-мәдрәсәләргә якныаерга тиеш», — диде.

А.Солтанов: «Өлкән буын вәкилләреннән аермалы буларак, яшьләр динне яхшырак аңлый һәм бу күренеш яшьләр әдәбиятында да уңай чагылыш табачагына ышанам»,- дип белдерде.

Яшьләр исә килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен белдерде, «Казан утлары»на уңышлар һәм киләчәктә укучыларының саны артуын теләде, дип хәбәр итә Матбугат.ру

Дин һәм милләтне бергә үстерүне максат итеп куйган Диния нәзарәте «Алтын урта» клубының активистларын «Казан утлары» журналына яртыеллык язылу белән бүләкләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе