Соңгы елларда Татарстан эшмәкәрләре ислам дөньясына йөз борды. Бу аларның хәләл ризыклар җитештерә, башлавында, шәригать кануннарына каршы килми торган хезмәт төрләре белән кызыксынуында чагыла.
Күпләр өчен ислам дөньясы, аның таләпләре, яшәү, эш итү принциплары сер булып кала. Укучыларыбызга Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Линар Якупов белән шул темага оештырылган әңгәмәне тәкъдим итәбез. Интервью Фран-Пресс агентлыгының Россия һәм БДБ илләре бюросы директоры Николя Малетич тарафыннан әзерләнгән. Сүз Россиядә беренче сукук (ислам кыйммәтле кәгазьләре) чыгару, мөселман банклары һәм башкалар турында бара.
Малетич: Хәерле көн! Россиядә чыгарылган беренче сукук суверен дип аталды? Бу нәрсә дигәнне аңлата?
Якупов: Суверен икән, аны дәүләт яки дәүләт структуралары чыгара. Узган ел Малайзиядә чит ил компанияләре консорциумы белән килешү төзеп, Татарстан Россиядә сукук чыгару буенча беренчел проектын башлап җибәрде.
Мөселман кыйммәтле кәгазьләренең бәясе алар активы салынасы объектлардан ким булмаска тиеш. Үзебезнең очракта без сукукны җир, күчемсез милектән табыш алуга тотачакбыз. Чит ил инвесторлары мондый облигацияләргә ия булып, Татарстан икътисадын үстерүгә өлеш кертәчәк.
Малетич: Сукук акчасының нинди объектларга китәсе төгәл билгелеме әле?
Якупов: Татарстан зур проект белән янып йөри. Ул гаять зур мәйданлы сату-күргәзмә урыны ачу. Бу тагын бер сәүдә үзәге калкып чыга дигәнне аңлатмый. Бездә Казан ярминкәсе бар инде, ләкин аның мәйданы бары тик 7000 кв.метр. Ә дөнья күләмендә зур чаралар уздыра башлачак, монда гына сыешып бетә алмыйбыз. Заманча комплекста күргәзмә заллары, бизнес-үзәк, ял, күңел ачу урыны булырга тиеш.
Өстәмә рәвештә чит ил инвестицияләрен дә җәлеп итү күздә тотыла. Чөнки сукук бәясе 200 млн. доллар тирәсе. Алты ай дәвамында ислам финанслары базары белгечләре тикшеренү үткәреп, Татарстанда чыгарылган сукукка потенциаль инвесторлар эзләде. Нәтиҗәдә, Якын Көнчыгыш һәм Көньяк-көнчыгыш Азия илләре тарафыннан Россия банкларына кызыксыну барлыгы ачыкланды.
Малетич: Ник Россиядә һаман да ислам банклары аз?
Якупов: Беренчедән, әлеге өлкәдә кирәкле белгечләр җитми. Шуңа, минемчә, ислам финанслары юнәлешендә белгечләр әзерләү ягын уйлау зарур. Гарчә соңгы елларда Россия банкларында да ислам банкингы белән яхшы таныш хезмәткәрләр барлыкка килде. Әйтик, «Ак барс банкы» Малайзиядәге ислам финанс йортлары белән элемтәгә чыгып, хезмәткәрләрен стажировкага җибәрә башлады.
Малетич: Россиядә ислам банкларын ачу закон тарафыннан яклау тапса, банклар күпме кешегә хезмәт күрсәтә алачак?
Якупов: Дәүләттә уртача 20 млн. мөселман яши. Кертемнәре ярдәмендә, без Россиянең инвестиция мөмкинлекләрен арттыра алабыз. Хәләл ризыкларга да игътибар көчәйде. Чөнки халык аның белән кызыксына — мондый ашамлыкларга ихтыяж зур. Июнь аенда узачак KAZANHALAL ярминкәсендә аларның киң ассортименты тәкъдим ителәчәк. Ләкин ислам банкларына кире әйләнеп кайтсак, бүген акчаларын ястык астында саклаучылар көннән-көн арта. Ул акча икътисад үсешенә тотылса, ике як өчен дә файдалы бит, дип яза intertat.ru