Бүген Татарстан мөселман хатын-кызлары «Мөслимә» иҗтимагый оешмасына 15 ел тулуны билгеләп уздылар

Бүген Казандагы «Мәрҗани» мәчетендә Татарстан мөселман хатын-кызларының «Мөслимә» иҗтимагый оешмасына 15 ел тулуны билгеләп уздылар. Бу гыйбадәтханәнең конференция

БӘЙЛЕ
2011 Май 19

Бүген Казандагы «Мәрҗани» мәчетендә Татарстан мөселман хатын-кызларының «Мөслимә» иҗтимагый оешмасына 15 ел тулуны билгеләп уздылар. Бу гыйбадәтханәнең конференция залына әлеге уңайдан абыстайлар, оешманың актив әгъзалары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре җыелган иде.

«Мәрҗани» мәчетенең имам хатибы Илфар хәзрәт Хәсәнев Коръән укып башланган мәҗлестә башта сүз кабаттан Казан мөселманнары мөхтәсибе булып сайланган Мансур хәзрәт Җәләлетдингә бирелде. Мансур хәзрәт, яше шактый булуга карамастан, Әлмира апаның әле һаман да актив эш алып баруы, яшьләргә биргесез булуы хакында сөйләде. «Ниндидер бер җитди эш турында аңа төнлә килеп әйтсәләр, Әлмира ханым һич икеләнүсез аны чишәргә дип чыгып китәчәк. Менә шундый батыр апаларыбыз күбрәк булса иде»,-дигән фикерләрен ирештерде Мансур хәзрәт.

Аннары Әлмира апа кыскача бу оешманың эшчәнлеге хакында бәян кылды. «Мөслимә» үзенең юл башында Әфганстанга, Югославиядәге чуалышларга татар егетләрен җибәрмәү, ә киткәннәрен исән-имин илгә кайтару буенча эш җәелдерә. Гыйракка гаскәр керттермәүне сорап, алар ул вакыттагы АКШ Президентына хәтта хат та юллыйлар. Дөрес, бу үтенечләрнең күбесе үтәлми кала.

«Мөслимә»нең иң зур казанышы булып, Түбән Кама, Казан һәм Мәскәүдә 8 тапкыр булып узган мәхкәмә утырышларында җиңеп чыгып, мөслимәләргә паспортка яулыктан фотога төшү хокукын яулап алулары булгандыр, мөгаен. Әлмира апа бу хакта аеруча горурланып сөйләде. Тагын икенче горурлыгы аның быел инде 14 нче мәртәбә «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» конкурсын үткәрүдер.

«Аллаһы боерса, киләсе елда без бу бәйгенең 15 нчесен уздырачакбыз. Ул вакытта Президентыбызны да чакырачакбыз. Инде шактый уңышларыбыз да бар. Безнең конкурста җиңгән бер егетебез дин буенча китеп, РИУга укырга керде. Ә безнең төп максатыбыз- әдәпле-әхлаклы балалар үстерүдән гыйбарәт»,-диде Әлмира апа. Аннары ул изге максатларда «Мөслимә» оешмасына булышкан һәркемгә үзенең олуг рәхмәтләрен белдерде.

Бу бәйрәмдә чыгыш яясаучылар күп булды. Күп дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый, «Иман мәрҗәннәре» җәмгыяте җитәкчесе Тереза Камалова, «Татар мөселман календаре»н төзүче Фәния Хуҗәхмәт, БТК Башкарма комитеты вәкилләре һәм башка рәсми затлар бу оешма әһелләренә саулык-сәламәтлек, җөмһүриятебез халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуда уңышлар теләделәр.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе