Ислам бизнесы һәм финанслары буенча узган елгы саммитта 30 ил һәм өлкәдән вәкилләр катнашкан булса, быел тагын да күбрәк булыр дип көтелә. Алар арасында мөселман дөньясыннан әйдәп баручы банкирлар һәм инвесторлар, Ислам конференциясе оешмасы каршындагы Ислам сәүдә-сәнәгать палатасы, вәкилләре булачак. Форум кысаларында Россиянең 6 төбәгенең — Татарстан, Башкортстан, Ингушетия, Удмуртия республикалары, Оренбург, Ульновски өлкәләренең инвестиция мөмкинлекләре презентацияләнәчәк, дип яза tatar-inform
Узган ел саммит барган көннәрдә Татарстан башкаласында беренче тапкыр Казан хәләл ярминкәсе оештырылган иде. Быелгы саммитка туры китереп хәләл ярминкәсе кабат оештырылачак. Быел ярминкә саммит барган «Пирамида» янәшәсендә — Казан спорт сарае мәйданында 19-21 июнь көннәрендә узачак.