Ислам финанс моделен Татарстанда куллану. Бүген шул темага Казан (Идел буе) федераль университеты базасында семинар узачак. Аны ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты ТР Хөкүмәте, Ислам Үсеш Банкы төркеме һәм КФУ булышлыгында оештыра.
Семинар Ислам кануннары буенча эшләүче банклар һәм фондларның финанс чаралары белән эшләүдә дөнья тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге бирәчәк. Ислам Үсеш Банкы төркеме, Татарстан халыкара инвестиция компаниясе, «Линова» Ислам финанс компаниясе экспертлары Татарстанның сәнәгать һәм социаль проектлары үсеше өчен Россия шартларында Ислам дөньясы илләрендәге инвестиция капиталын җәлеп итү юллары хакында сөйләячәк, дип яза tatar-inform.ru