Казан (Идел буе) федераль университеты Ислам финанслары, Ислам банк эшләре буенча белгечләр әзерләүдә илдә төп уку йортына әйләнергә мөмкин. «Уку йорты илдәге җиде федераль университет арасында Көнчыгыш илләре белән эшли торган белгечләрне әзерләүче төп университет булырга тиеш дигән фикерләр бар, аны алга этәрергә кирәк», — ди ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Линар Якупов.
«Ислам финанс моделен Татарстанда куллану» дигән семинарның бүген Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узуы, беренче чиратта, шуның белән бәйләнгән. Чараны ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты ТР Хөкүмәте, Ислам Үсеш Банкы төркеме һәм КФУ булышлыгында оештырган. Семинарда дәүләт хезмәткәрләре, кече һәм урта эшмәкәрләр, КФУ студентлары, бу юнәлеш белән кызыксынган башка уку йортлары, консультация, финанс компанияләре вәкилләре катнаша. Бүген көн дәвамында семинарда катнашучыларга Ислам Үсеш Банкы төркеме, Татарстан халыкара инвестиция компаниясе, «Линова» Ислам финанс компаниясе экспертлары Татарстанның сәнәгать һәм социаль проектлары үсеше өчен Россия шартларында Ислам дөньясы илләрендәге инвестиция капиталын җәлеп итү юллары хакында мәгълүмат җиткерәчәк, дип хәбәр итә «Татар-Информ».
ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Линар Якупов хәбәрчебез белән булган әңгәмәсендә белдергәнчә, 200 еллык тарихы булган Казан университетында шушы теманы күтәрү Ислам финансы һәм банк эшләренең бүгенге дәрәҗәсе, Татарстанда бу өлкәдә нинди тәҗрибә тупланганын күрсәтүдән тыш, әлеге темага җитдирәк карау өчен дә кирәк. «Татарстан Ислам финанслары һәм банк эшләре юнәлешләрендә беренче булып эшли башлаганга күрә, бездә шушындый белгечләрне әзерләү бик мөһим. Бүген Татарстанда Ислам Үсеш Банкы белән берлектә ачылган халыкара инвестиция ширкәте эшләп килә. Ислам лизинг компаниясе, сокук буенча да эшләр бара. Федераль дәрәҗәдә Ислам банкын ачу буенча да сүз алып барабыз.Татарстанны Ислам банкы, иминияте һ.б. юнәлешләрдә тәҗрибә мәйданы итеп тәкъдим итәргә әзербез», — ди Линар Якупов.
Аның ассызыклавынча, Казан федераль университеты Ислам финанслары, банк эшләре һ.б. буенча белгечләр әзерләү системасында тиешле урын алып, чынлап та, Көнчыгыш илләренә карый торган төп уку йортына әйләнергә тиеш. «КФУ ның хокук, икътисад белгечләре әзерләү буенча алдынгы позициядә булуы мәгълүм. Моңа тагын Ислам финанслары, банкы, Ислам хокуклары юнәлешләрен дә кушып җибәрсәк, университет өчен дә, Татарстан өчен дә әйбәт булыр иде», — ди ул.