Оренбур шәһәрендә татарларга багышланган берничә музей эшләп килә

18 май — Халыкара музейлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Оренбур шәһәрендә татарларга багышланган берничә музей эшләп килә. Шулар арасында шәһәр мәчетендә

БӘЙЛЕ
2011 Май 19

18 май — Халыкара музейлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Оренбур шәһәрендә татарларга багышланган берничә музей эшләп килә. Шулар арасында шәһәр мәчетендә урнашкан бердәнбер музей да бар.

Шушы көннәрдә Оренбурның Сөләймәния мәчетендә музей оешканына 15 ел була. Җиһазларның күп өлешен шушы мәчет тирәсендә яшәүче татарлар китергән.

Сөләймәния мәчетенең музей мөдире Гөлфәридә Әбүбәкерова: «Музейны җыю шушы комганнан башланды. Ул комган көмеш юыртылган латуннан эшләнгән. Комганнарның да төрлесе бар. Иң борынгыларына 250-300 ел. Ә менә бу комган мосафирларныкы, атта йөргәндә уңай булсын өчен ул яссы итеп эшләнгән», дип сөйләде.

Музей белән яшьләр дә кызыксына, чөнки татар халкы белән бәйле булган музейны мәчеттә ачу — сирәк күренеш.

«Мин беренчегә күреп торам мәчеттә музей булганын. Миңа иң ошаганы шушы көмеш комган булды» , дип сөйләде талибә Эльвира Хаялина.

Гөлфәридә абыстай Әбүбәкерова музейны оештыру — ул борынгы әйберләрне саклап калу гына түгел , ә татар халкының яшәү рәвешен күрсәтү теләге белән дә аңлата.

Хәтта дәүләт музее вәкилләре дә әлеге мәчет музеендагы экспонатларны күреп, үз залларында мондый сирәк экспонатларны күрергә теләк белдергәннәр. Шулар арасында берничә гасыр элек эшләнгән агач табаклар, данлыклы сәүдәгәр Әхмәт бай Хөсәенов йортыннан пыяла графин, чигелгән Казан сөлгеләре, берничә киштәгә сыенырлык борынгы китаплар. Ә Оренбур татарлары мәчет музеен яңа экспонатлар белән баета тора. Хәзер инде сүз икенче бүлмә турында бара, дип хәбәр итә azatliq.org

Шәһәрдә тагын ике татар музее бар.Ә менә татар кешесе исеме белән аталган музей шәһәрдә әле беренчесе. Оренбурда төбәкне өйрәнгән, күпкырлы гыйлем иясенең исемен мәңгеләштерү максатыннан, шәһәрнең 38нче татар телен тирәнтен өйрәнүче мәктәп музеена Мәдинә Рәхимкулова исеме бирелгән иде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, төбәкне өйрәнүче тарихчы, язучы, мөгаллимә,үз хисабыннан булдырган 24 китап авторы, белгечлеге буенча физик , меценат ул — Мәдинә Рәхимкулова.

Элек музей мәктәпнең бер кечкенә бүлмәсендә урнашкан булса, яңасы берничә бүлмәне били. Яңа музейны татар зыялысы Мәдинә Рәхимкулованың шәхси әйберләре, архивы, китаплары тулыландырды.

«Музей өчен экспонатларны укытучылар белән балаларның әби-бабайлары бергә җыйды», дип ассызыклады музей мөдире Тәнзилә Килмәтова.

Шәһәрнең иң зур татар музее — милли утарның татар йортында урнашкан. Аның мөдире Гөлйөзем Үлүмбәкова. Татар йорты җиһазларын музей эчендә генә түгел, ә йорт алдында да күрергә мөмкин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе