Безнең илдә аракы яки дуңгыз ите булмаган һәр нәрсә хәләл дип санала. Тик менә ислам динендә булганнарның бу мәсьәләгә карашы бөтенләй башка шул. Чөнки «хәләл» маркасы астында сатылучы әйбер дини яктан гына түгел, ә сыйфат ягыннан да бу тәлапкә туры килергә, натураль, кеше организмына зыян салмаслык кушылмалардан ясалырга тиеш.
Сыйфат дигәннән, хәзер барыбызга таныш «Аленка» шоколадына да «хәләл» билгесе кую өстендә эш алып барыла. Бу шоколадны мөселман иле булып саналган Малазиягә күпләп чыгару өчен дә кирәк дип белдерә белгечләр. Хәзерге вакытта малазиялеләр күпләп Бельгия шоколадын ала икән. Чөнки бу ил продукциясе рәсми рәвештә «хәләл» билгесен йөртә.
Хәер, малазиялеләр шоколадның гына түгел, хәтта Кытайдан кертелүче алмаларда да «хәләл» билгесе булуын тәлап итә. Чөнки алар бу билге астындагы товарның сатучыга барып җиткәнче «җиде иләк аша» тикшереләсен, бары тик сыйфатлысының гына сату чыгарыласын белә.
Хәләл индустрия бүгенге көндә ислам дәүләтләрендә генә түгел, ә дөнья буенча киң колач алган чак. Бразилия, Таиланд, Кытай халкы да «хәләл» билгеле товарны үз итә. Иң зур портлардан саналган Роттердамда да бүгенге көндә рәсми рәвештә «хәләл» билгеле товар белән бәйле операцияләр өчен махсус терминал бүлеп бирелгән. Киләчәктә, Роттердам Европаның хәләл продукциясе өчен төп «капка»га әйләнү нияте белән яши. Порт вәкилләренең сүзләре буенча, бер Голландиядә генә дә миллионнан артык мөселман яши.
Киләчәктә «хәләл» стандартлары бөтен дөньяны да колачларга мөмкин дип белдерә белгечләр. Бүгенге көндә генә җир шарындагы мөселманнар саны 1.5 млрд дип исәпләнә. Алар гына түгел башка дин вәкилләре дә сыйфат ягына карап, «хәләл»не үз итә. Бүгенге көндә хәләл стандартлары буенча эш итүче базары 500 млдр доллар тәшкил итә, дип яза Матбугат.ру