Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә «Гүзәл килен» конкурсы үткәреләч&#

Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә «Гүзәл килен» конкурсы үткәреләчәк. Бу бәйге 18 майдан алып 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

БӘЙЛЕ
2011 Май 19

Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә «Гүзәл килен» конкурсы үткәреләчәк. Бу бәйге 18 майдан алып 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр булган яшь кәләшләр катнаша ала.

Алар милләтебезнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, кияүгә чыккан татар кызының, аның яшәешенең, көнкүрешенең төп үзенчәлекләрен һәм, әлбәттә инде, туган телләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен сынап караячак.

Конкурсны оештыручылар — «ЯШЕН» Свердловск өлкәсе төбәк татар яшьләр иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге вәкиллеге, Свердловск өлкәсенең «Мирас» татар һәм башкорт мәдәниятләре үзәге һәм Свердловск татарларының Милли-мәдәни автономиясе.

Конкурсның төп максаты — татар һәм башкорт халкының гореф-гадәтләре саклануның гаилә өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ачыклау, татар хатын-кызы образының рухи һәм мәдәни кыйммәтен билгеләү, яшьләрдә әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү, сөйләм культурасын формалаштыру һәм үстерү.

Шунысы кызыклы, конкурс сәхнәдә чыгыш ясау, яшь килен образын ачып бирүдән генә гыйбарәт булмаячак. Кәләштән өй шартларында берәр милли ризык пешерү процессында төшерелгән видео да таләп ителә. Бу аның ни дәрәҗәдә тырыш килен булуын бик яхшы ачып бирәчәк, минемчә.

Бәйгенең финалы 4 июнь көнне «Верх-Исетский» мәдәният һәм сәнгать үзәгендә уздырырлачак. Жюри составында мәдәният, сәнгать өлкәсе эшлеклеләре, шулай ук төрле иҗтимагый оешма вәкилләре һ.б. булачак. Алар кәләшләр арасыннан «Гүзәл килен», «Беренче Вице-килен», «Икенче Вице-килен», «Уңган килен», «Аш-су остасы», «Тыйнак килен», «Тамашачы яраткан килен» һ.б. номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләячәк, дип хәбәр итә  интертат.ру Свердловск татарлары сайтына нигезләнеп.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе