Казан ислам көллияте чираттагы уку елына (2011-2012) 9-11сыйныфларны тәмамлаган егетләрне чакыра. Көллияттә дин дәресләре (Коръән, фикһ, гакыйдә һ.б.) татар, рус, гарәп һәм төрек телләре укытыла. Шәкертләргә барлык уңай шартлар тудырылган (уку, ашау, тору мәдрәсә исәбенә). Уку дәвамы 3 ел, -дип хәбәр итә musulman.su
Кирәкле документлар:
- Аттестат;
- Сәламәтлек хакында белешмә, флюорография (ф-086);
- Паспорт, ИНН, Полис;
- 8 фотография 3х4;
20-30 август аенда Казан ислам көллияте бинасында абитуриентлар өчен кабул итү комиссиясе эшлиячәк.
Адрес: З. Султан ур. 6/15. («Әл-Мәрҗани» мәчете янында).
Белешмәләр өчен тел.: +7(843)293-81-51; 8-927-2446285