Русиядәге иң бай гаиләләр исемлеге тәкъдим ителде

Русиядәге иң бай гаиләләр исемлеге тәкъдим ителде. 50 гаиләдән торган исемлектә Татарстан кешеләре дә бар. «Финанс» журналы тәкъдим иткән исемлекнең башында православ

БӘЙЛЕ
2011 Май 18

Русиядәге иң бай гаиләләр исемлеге тәкъдим ителде. 50 гаиләдән торган исемлектә Татарстан кешеләре дә бар.

«Финанс» журналы тәкъдим иткән исемлекнең башында православ банкирлары бертуган Ананьевлар тора. Чиркәү төзелешләренә һәм гомумән православ үсешенә ярдәм итүче бу меценатларның акча эшләү ысулы нигезендә финанс бизнес тора. Алексей «Промсвязьбанк» җитәкчеләр шурасы рәисе булса, аның энесе Дмитрий Русия Федерация Шурасы рәисе. Алар шулай ук «Промсвязьнедвижимость» хиссәләренә ия. Әлеге туганнарның шәхси капиталы бертөсле — 3,25 миллиард доллар.

Узган елны Ананьевларны Гуцериевлар узып киткән иде. Быел әлеге нәсел исемлектә икенче урында килә. Монда исә туганлык җепләре киңрәк җәелгән. Бизнес абый-энеләр арасында гына түгел, ә икедән-ике туганнар арасында да алып барыла. Аларның берсе «Русснефтьне» оештыручы булып саналса, икенчесе Бинбанк президенты, моннан тыш туганнар арасында офис-сәүдә күчемсез милеге белән идарә итүчеләр дә бар. Алар арасында иң бае 1958 елгы Михаил. Аның шәхси капиталы 3 миллиард ярым доллардан арта.

Әгәр Ананьевлар белән Гуцериевларны инде беренче һәм икенче урында күрү гадәткә кергән булса, өченче булып быел исемлеккә яңа кешеләр менеп утырды. Бертуган Аркадий һәм Борис Ротенберглар Русия премьер-министры Владимир Путинның якын дуслары буларак тасвирлана. Әгәр Аркадий җәмәгатьчелектә «СМП-банкы» җитәкчеләр шурасы рәисе булып саналса, аның энесе Русия дзюдо федерациясе президенты урынбасары. Әлеге туганнарның кереме бик зур тизлек белән үсә. Алар «Строймонтаж», «СМП-банк» «Мостотрест» хиссәләре ияләре.

Татарстанда да бай гаиләләр бар

Бу Русиядәге иң бай гаиләләр исемлегендә шулай ук Татарстан кешеләре дә бар. Мисал өчен, элекке президент Миңтимер Шәймиевнең уллары Радик һәм Айрат 22 урында тора. «Таиф» хиссәләренә ия бу туганнарның уртак капиталы 960 миллион долларны тәшкил итә.

Алардан беразга гына «Эдельвейс групп» һәм «Кызыл Шәрык» җитәкчеләре Илшат һәм Айрат Хәйруллиннар калыша.

Моннан тыш, исемлектә Федерация Шурасы әгъзасы Ралиф Сафин һәм аның улы Молдовадагы шикәр бизнесы идарәчесе Марат та бар. Ата кешенең кереме 380 миллион доллар булса, аның 1977 елгы улыныкы — 120 миллион.

E-tatar газетасы интернет-басмасы җитәкчесе Илшат Сәетов бизнес беренче чиратта үзара мөнәсәбәтләргә, аерым алганда, бер-береңә ышануга бәйле дип саный. Аның фикеренчә гаилә бизнесы системасы шулай барлыкка килә.

«Советлар таркалгач бушлыкта калган күп корылмалар, җирләр бар иде. Иң җитез һәм хәйләкәрләр аны бүлешеп бетерделәр», ди ул.

Әгәр чит илдә бизнес нигездә ата белән ул арасында алып барылса, Русиядә күбрәк бертуган абыйлар яки сеңелләр арасында таралган. Сәетов моны капиталистик формалар булмауга бәйли. Аның сүзләренчә, чит илдә атадан улга күчү алымнары инде күптән уйланылган һәм шул килеш дәвам итеп килә, дип хәбәр итә Азатлык.орг.

«Русиядә аталар белән балаларның бизнесы 50-60 елдан соң гына төптән формалашачак. Чөнки Русиядә балаларга бар мөмкинлекләрне булдырырга тырышалар һәм шуңа алар күп очракта бозыла. Ә Көнбатышта атасы баласын алдан ук җитәкче итеп куймый, ул түбәннән күтәрелеп еллар дәвамында гына югары дәрәҗәгә җитә. Алар үз балаларын ныгысын дип авыр шартларда үсүен тели. Бездә балаларга иң әйбәтен генә бирү кирәк дигән дөрес булмаган караш яши», ди ул.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе