Узган сишәмбе, кояшлы матур көндә Мамадыш мәдрәсәсе студентлары татар зыяраты җирен җыештырдылар. Бу эшкә алар үз ниятләре белән алынды, Аллаһ ризалыгы өчен, дип хәбәр итте «Татар-Ислам» хәбәрчесенә Мамадыш районы мәдрәсәсенең мәгълүмат хезмәткәре.
Чараны оештыручы мәдрәсә директоры: «Ислам кануннарын, тарихны практик рәвештә генә өйрәтү дөрес булмас, яшьләр үз куллары, эшләре белән моңа якынаерга тиеш. Шул очракта ул тарихка, әби-бабаларыбызның батырлыгына, каһарманлыгына башкача караячак», — диде.
Бергәләп тырышкач икенде намаз вакытына эш тәмамланды. Рәхимле Аллаһ бу эштә катнашкан һәр кешегә савап өстәсә иде. Әмин.
Зәйнәб Хәфизи