18-21 май көннәрендә Казанда «Балачак дөньясы» дип исемләнгән IV махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Күргәзмәдә төрле яшьтәге балалар өчен тауарлар сатып алу белән бергә, белгечләрдән консультация дә алырга мөмкин.
Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Венера Хәбибуллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров һәм башкалар журналистларга алда торган күргәзмә хакында җентекләбрәк сөйләде.
«Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры урынбасары Любовь Ахманаева хәбәр иткәнчә, күргәзмә ТР Президенты Аппараты, ТР Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык, Мәдәният министрлыклары һәм Казан мэриясе теләктәшлегендә узачак.
Күргәзмәдә 100 дән артык компания катнаша, алар төрле яшьтәге балалар өчен тауарларның киң ассортиментын: кием-салым, уенчыклар һәм башка әйберләр тәкъдим итәчәк. Быел күргәзмә беренче тапкыр РФ Уенчык ясаучылар ассоциациясе ярдәмендә уза.
Күргәзмә кысаларында мәдәни программа үткәрү планлаштырылган. Аерым алганда, «Казан ярминкәсе» ААҖ территориясендә шәһәр зооботаника бакчасы экспозиция оештыра. Казанның хәйрия оешмалары түгәрәк өстәлләр үткәрәчәк.
Р.Голубеваның сүзләренә караганда, күргәзмә кысаларында булачак аналар, балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау буенча инновацион алымнар керткән Казан һәм Татарстанның әйдәп баручы дәвалау учреждениеләренең экспозицияләре тәкъдим ителәчәк. Шуңа бәйле рәвештә ТР Сәламтлек саклау министрлыгы белгечләре тренинглар, лекцияләр, фәнни конференцияләр, ата-аналар һәм балалар белән очрашулар оештыра.
Күргәзмәдә шулай ук Республика балалар клиник хастаханәсе экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Казанлыларга әлеге дәвалау учреждениесендә хастаханәгә салу тәртибе һәм шартлары хакында сөйләячәкләр. Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре ата-аналар өчен консультацияләр үткәрәчәк.
Моннан тыш, Татарстанның барлык зур шәһәрләрендә ачылган яшьләр клиникалары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәгә килүчеләр әлеге дәвалау учреждениеләренең эше белән таныша ала. Клиникаларда шулай ук диагностика кабинетлары челтәре булдыру күздә тотыла, анда балалар һәм яшүсмерләрне төрле юнәлештәге белгечләр караячак. «Бирегә сәламәтлеккә кагылышлы барлык проблемалар буенча ата-аналар да, балалар да мөрәҗәгать итә ала», — дип хәбәр итте ул.
Шулай ук көмәнле хатыннар өчен аерым чаралар да каралган. Яшүсмерләр өчен психологик тренинг узачак. Алар өчен аноним консультацияләр оештыру күздә тотыла.
В.Хәбибуллина үз чыгышында күргәзмә барышында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы үткәрәчәк чаралар хакында сөйләде. Аерым алганда, «Без — сәламәт. Кушылыгыз» акциясе узачак, анда ТР Балалар иҗтимагый оешмалары советы, республика шәһәр-районнары вәкилләре һәм башкалар катнаша. Шулай ук «Иң яхшы мәктәп бизнес-компанияләре» республика конкурсы финалистлары күргәзмәсен оештыру да күздә тотыла, дип хәбәр итә tatar-inform.ru
«Казан ярминкәсен»дә дүрт көн дәвамында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле чаралар үткәреләчәк.