Владимир шәһәренең №3 колониясендә тоткындагы кешеләр өчен намаз уку бүлмәсе ачылачак. Бу хакта Владимир шәһәренең имам-мөхтәсибе Ринат хәзрәт Ибраһимов хәбәр иткән, дип яза Ислам.РФ
Намаз уку бүлмәсенә ремонт ясау белән кулга алынган кешеләр үзләре керешкән. Бүлмәнең официаль рәвештә ачылу көне әлегә билгеле түгел, әмма ул озакламый ачыкланачак.
Р.Ибраһимов билгеләп үткәнчә, бу эш башкарылу алдыннан тоткындагы кешеләргә Ислам буенча лекцияләр укылды, әңгәмәләр үткәрелде.