Россиядә МРОТ (минималь хезмәт хакы күләме) 1 июньнән 4 мең 611 сум булачак. Мисал өчен, илдә җан башына җитештерелгән продукт күләме безнеке белән бер булган Польша һәм Литвада, безнең акчага күчергәндә, бу күрсәткеч 14 һәм 9 мең сум тирәсе. Профессор Руслан Хасбулатов исә МРОТны 22-25 мең сумга җиткерү яклы. Ә сезнең фикерегезчә, минималь хезмәт хакы күпме булырга тиеш?
Илдар ХӘЙРУЛЛИН, Казан дәүләт финанс-икътисад институты проректоры:
– 4 меңгә тормыш корып булмаганы аңлашыла, билгеле. Тик әлегә Польша артыннан да куып булмый — безнең ил ресурслары башкачарак. Шуңа күрә МРОТны нибары 300 сумга гына арттыру (хәзер ул 4 мең 330 сум), миңа калса, үзен аклый. Башта хезмәт җитештерүчәнлеген яхшыртырга кирәк, ә аннары инде чит ил күрсәткечләренә омтылырга да нигез булачак.
Михаил ЛАМПАСОВ, Казан дәүләт дары заводы хезмәткәре:
– Барыбыз да һәр көнне кибеткә йөри, ай саен коточкыч суммалар язылган квитанцияләр түләргә мәҗбүр. Шунлыктан хезмәт хакының минималь күләмен ким дигәндә ике тапкыр арттырырга кирәк, дип уйлыйм. Ни өчен халыкны 200-300 сумлык көлкеле саннар белән котырталар — билгесез.
Лариса КАЗАНЦЕВА, Татарстан икътисад һәм иҗтимагый тикшеренүләр үзәгенең бүлек җитәкчесе:
– МРОТ теге яки бу суммада булырга тиеш дип әйтә алмыйм. Хезмәткә түләүнең минималь күләме бит ул. Дәүләт тәкъдим иткән 4 мең белән канәгать булмаган кеше эш урынын алыштыра, күбрәк табыш алырга мөмкинлекләр эзли, өстәмә йөкләмә ала. Хезмәт хакы күктән төшкәнне көтеп ятучылар, билгеле, күрше сыеры тазарак дигән шикелле, чит илләргә бармак төртеп күрсәтеп, Россияне тиргәүдән туктамаячак. Ә бит халык ничек әйтә: эш эшләми уңыш килми, кәсеп итми табыш килми.
Наталья ПЛЕХАНОВА, «Нефтегазспецстрой» оешмасы инженеры:
– Бүгенге МРОТ күләме тулысы белән ашау-эчүгә китеп бара. Фатир өчен түләмичә, яңа киемнәр алмыйча, ә иң мөһиме, авырмыйча — дарулар бик күп акча суыра бит — яшәсәң, 4 меңгә сыешып була. Җәяү йөрергә туры киләчәк анысы — билет бәяләре дә МРОТ белән бергә арта бит. Тик монда да түрәләр безне кайгырта дип уйларга кирәк, көненә берничә чакрым «тәпи-тәпи» бару сәламәтлек өчен файдалы. Ә инде җитди итеп сөйләшсәк, минималь хезмәт хакы күләме 12 мең сумнан да ким булмаска тиеш.
Алия САЛИХОВА, әлегә эш эзләп йөри:
— Миңа калса, МРОТ 10-15 мең сум булырга тиеш. Үзегез санап карагыз: көндәлек тормыш, коммуналь хезмәтләр, транспорт. Өстәвенә бер-ике «кәгазь»не «кара көн»гә дип тә качырып куясы килә. Бүгенге 4 мең 600 сумнан чыгып сүз йөртсәк, гади генә суыткычка да ярты ел чамасы акча җыярга кирәк бит. Чит илгә яшәргә киткән сеңлем бу саннарны ишетсә, оятыңнан җир астына кереп китәргә әзер булырсың. Без бу сорауны күпме генә «чәйнәсәк» тә, вәзгыять үзгәрмәячәк, кызганычка каршы. Үзгәрсә дә, мәсьәләнең икенче ягы куркыта: МРОТ бездә 10 меңгә күтәрелсә, кибеттә ипи ничә сум булыр икән?- дип яза Матбугат.ру