14 май көнне Болгар хәрабәләрендә торгызыла башлаган Җәмигъ мәчетенең олы манарасына ай куелды. Әлеге тантана Болгарга килгән сәяхәтчеләр һәм Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев катнашында узды.
М.Шәймиев президент вазифасыннан киткәч, тарихи Болгар һәм Зөя шәһәрлекләрен торгызу башлангычы белән чыкты. Борынгы истәлекләрне торгызу юнәлешендә эш башлануга 1 ел чамасы вакыт узды.
Хәзерге көндә Болгарда Кара пулат, Ак пулат диварлары яңартыла. 922 елда Болгарда ислам дине кабул итү уңаеннан салынган истәлек бинасында да эш бара.
«Ислам һәм православ мәдәниятен бу дәрәҗәдә күтәрү башка җирдә юк»
Җәмигъ мәчетенең олы манарасын 36 метрга җиткереп торгызганнар. Мәчет нигезендә дә төзелеш шактый кызу күренә. Манарага 14 май көнне ай куелды. Шушында ук мәктәп укучылары, сәяхәтчеләр Болгар җиренә агач утыртты.
Агач утырту эшен Миңтимер Шәймиев башлап җибәрде. Соңрак Татарстанның элекке президенты Болгар һәм Зөя җирләрендә барган яңарту эшләренә мөнәсәбәтен белдерде.
“Бу проект бөтен Русия күләмендә зур колачлы (масштаблы) санала. Мондый колач белән Х гасырның ислам мәдәниятен, XVI гасыр урталарының православ мәдәниятен яңарту бара.
Мондый күренеш башка җирдә юк. Хәзер торгызу эшләренә керештек. Идел буендагы ике мәдәниятнең байлыгын бөтен дөньяга күрсәтү кирәк. Кешеләргә барысы да җиңел аңлашылырга һәм кызыклы булырга тиеш”, диде Миңтимер Шәймиев.
Болгар чатырлар шәһәрчегенә әйләнә
“Дөресен әйткәндә, сәяхәтчеләр хәзер килә башлады инде. Бүген дә 9 автобус белән халык килүен әйттеләр. Кыш көне дә Ульян өлкәсеннән укучылар күрдем. Иң мөһиме – сәяхәтчеләрне күпләп җәлеп итү, моның өчен шартлар тудыру, ягъни, пристань, музейлар, ашау урыннары булдыру.
Килгән кешеләр өчен быел 500 чатыр куячакбыз. Алар бу чатырларда яшәсен, борынгы тарих белән танышсыннар. Тарихи урыннарны яңартуда Чаллыда яшәүче ватандашларның өлеше зур”, дип билгеләп үтте “Азатлык”ка М.Шәймиев.
Болгар җиренә ислам дине алып килгән сәхабәләргә аерым игътибар күрсәтелә. Биредә сәхабәләр һәйкәле төзелгән. Хәзер аны урнаштыру эшләре бара.
Бу көнне Болгарда татар, чуаш һәм урыс сөйләмнәре күп ишетелде. Чабаксардан, Сембердән, Чаллыдан килгән сәяхәтчеләр иде ул. Ак яулыклы апа-әбиләр төркеме дә күренде. Мамадыш районыннан килгәннәр:
“Килгәнебезгә бик шат. Монда зур эшләр башкарыла. Без Миңтимер Шәймиевкә бик тә рәхмәтле. Сәяхәткә районның имам-хатыйбы алып килде. Биредә бик зур вакыйгага тап булдык – мәчет манарасына ай куюны күрдек. Югыйсә, бу тантана буласын белеп тә килмәдек.
Болар барысы да күңелгә олы хатирә булып кереп калыр. Сау булсак, 18 июнь бәйрәменә дә, торгызу эшләре беткәч тә килербез”, диделәр Мамадыш районы, Югары Сөн авылыннан килгән Гүзәлия Заһитова һәм Гүзәлия Фәләхова.
Тагын бер әңгәмәдәш – Болгарның имам-мөхтәсибе Фәрхәд хәзрәт: “Болгарны күрү кирәк. Тарихи һәйкәлләрне торгызу сөендерә. Башка халыклар да безнең кем икәнне белер. Бу эшләр динебезгә дә файда китерер”, дигән өметтә тора.
Болгарда ислам кабул итүгә кагылышлы чаралар быел 18 июньдә булып дип көтелә, дип хәбәр итә azatliq.org