1 майда Буа шәһәренең «Хәзиләр» мәчетенең имам-хатибы Фәгим Сөләйманов җитәкчелегендә шәһәрнең үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды
Шул ук көнне Буа мәдрәсәсендә 3 ел дәвамында укыганнарга таныклык тапшырылды. Шул вакыт аралыгында 25 хатын-кыз һәм 6 ир-ат дөрес итеп Коръән укырга, намаз башкарырга, дини яктан әдәби-әхлакый нигезләргә өйрәнделәр. Мәдрәсә ректоры Гәбдрәүф Хисмәтуллин бу белемнәрне яшь буынга тапшырырга кирәклегенә басым ясады.