РИУда ислам икътисады буенча фәнни конференция булды

Россия Ислам университетының икътисад һәм идарә кафедрасында студентлар арасында ислам икътисады буенча фәнни конференциясе булды. Конференция эшендә Казан вузлары укытучылары һәм студентлары катнашты.

БӘЙЛЕ
2011 Май 16

Россия Ислам университетының икътисад һәм идарә кафедрасында студентлар арасында ислам икътисады буенча фәнни конференциясе булды.

Конференция эшендә Казан вузлары укытучылары һәм студентлары катнашты. Доклад темалары Россиядә һәм чит илләрдә халыкның тормыш дәрәҗәсе, советлар берлеге чорыннан соң милекне хосусыйлаштыру һәм керемнәрне яңадан бүлү, халыкара хисапларда сумны, алтынны һәм резервтагы валютаны файдалану, Россиядә ислам банкингы һәм иминиятләштерүнең халыкара финанс үзәген булдыру, мөселман илләрендә салым салу системасына багышланган булган.

РИУ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, укытучылар һәм студентлар әлеге конференцияне уздыруны Казанда мөселман икътисадчылары берләшмәсе барлыкка килүнең мөһим мизгеле дип билгеләп үткән. Һәм аның ел сан оештырылуын теләгән, дип хәбәр итә tatar-inform.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе