Чаллының өч мәчетендә имамнар тәгаенләнде

Татарстанда яңа мөфти вазифасына керешкәч, төбәкләрдә имамнар, мөхтәсибләр сайлау башланды. Чаллының өч мәчетендә имамнар тәгаенләнде. Элекке мөфти

БӘЙЛЕ
2011 Май 16

Татарстанда яңа мөфти вазифасына керешкәч, төбәкләрдә имамнар, мөхтәсибләр сайлау башланды. Чаллының өч мәчетендә имамнар тәгаенләнде. Элекке мөфти Госман Исхакый шәһадәтнамәсе белән алар үз эшләрен 2014 елга кадәр алып бара ала иде.

Чаллыда бүген 13 мәчет эшли. Шуларның «Әбүзәр», «Туфан», «ГЭС» мәхәлләләрендә сайлау узды. Шушы 3 мәчеттә сайлау барышында элекке имамнар өчен бар тавыш бирелеп, алар вазифаларында калды. Имамлыкка яңа намзәтләр күренмәде, искеләренә каршы тавыш бирүче булмады.

«Сайлаулар әйбәт узды. Имам итеп мәхәллә халкы мине сайлады. Каршы тавыш бирүче булмады. Элекке мөфти Госман Исхакый тарафыннан безгә 2014 елга кадәр имамлык итү турында шәһадәтнамә бирелгән иде. Яңа мөфти сайлангач, нигезнамәгә күрә, имамнар, мөхтәсибләр дә сайланырга тиеш. Бу сайлаулар белән без нигезнамәне үтибез. Кемне имам итүне мәхәллә халкы хәл итә», ди «Туфан» мәхәлләсе имамы Равил Нуруллин.

Шушындый сайлау якын арада «Рамазан» мәчетендә дә булачак.

«Бу эшкә бездә дә әзерлек бара. Элекке имамнарны раслау, яңалары булса, аларны күрсәтү булыр. 21 майга кадәр имамнар сайлау төгәлләнә. Вакытыннан алда булган сайлау бераз уңайсызлыклар тудыра. Ләкин яңа мөфти безгә 2010 елда, 4 елга бирелгән шәһадәтнамәләрне үзгәртүне кирәк тапты. Имамнарның белемнәре тикшерелгәч, таныклыкның яңалары тапшырылыр», дигән фикердә тора «Рамазан» мәчете имамы Рифкат Харрасов.

Алдагы атнада Чаллының барлык мәчетләрендә имам сайлау чарасы төгәлләнер, дип фаразлана. Мәчет әһелләре фикеренчә, элекке имамнар барысы да үз урынында калачак. Инде, нәтиҗә буларак, 21 майда Чаллы һәм аның янәшәсендәге Тукай районында мөхтәсибләр сайлана. Сайлау эшләрендә хакимият вәкилләре катнашып килде һәм алга таба да катнашырлар дип көтелә, дип хәбәр итә azatliq.org


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе