Казан шәһәренең татар-төрек лицеенда Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча V республика конкурсының

12 май көнне Казан шәһәренең 149 нчы татар-төрек лицеенда Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча V республика конкурсының II туры булып узды. Анда I турда уңышлы чыгыш ясаган Тимершык урта

БӘЙЛЕ
2011 Май 13
12 май көнне Казан шәһәренең 149 нчы татар-төрек лицеенда Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча V республика конкурсының II туры булып узды. Анда I турда уңышлы чыгыш ясаган Тимершык урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәринә (укытучысы — Фазылова Г.Җ.), Завод-Нырты урта мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Сәфәргалиева Минзилә (укытучысы — Гобәйдуллина Ч.Х.), Шәмәрдән лицееның 10 нчы сыйныфы укучысы Гарифуллина Энҗе (укытучысы — Галиуллина Э.И.) катнашты. Алар конкурс таләпләре буенча фәнни эшләрен яклап чыгыш ясадылар, 9-11 нче сыйныфлар БДИ биремнәре тибындагы тест эшләделәр. Фазылова Зәринә «Ил елъязмасында минем гаиләм тарихы» номинациясендә I урынга лаек булды, Сәфәргалиева Минзилә кызыксындыру призы белән бүләкләнде. Барлык укучыларга да грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә saby.tatar.ru

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе