Инде 9 Май-Бөек Җиңү көне дә артта калды. Тик ул әле дә безнең, өлкән буынның, хәтерендә яхшы саклана, чөнки ул көнне онытырга хакыбыз юк.
Мин 84 нче яшем белән барам. Коточкыч сугышның ачы хәсрәт-кайгысын һәркемгә дә татырга туры килде. Сугыш чорындагы кешенең шәһәрдәге завод-фабрикаларда көнне төнгә ялгап эшләүләре, колхоз кырындагы ашлыкның бер бөртеген дә җирдә калдырмыйча җыеп алган карт-корының хезмәтләре барысы да фронт өчен булды. Без ачлыкны, ялангачлыкны күп күрдек. Авылларда ачлыктан, авыр хезмәттән күп кеше шешенеп үлде.
Дөрес, Бөек Җиңүне яулаган фронтовиклар да, хезмәт ветераннары да елдан-ел сирәгәя, кими бара. Җиңү көнендә фронтовикларны бик хөрмәтлиләр. Бу күркәм хәл, әлбәттә. Тик тылда армый-талмый эшләүче хезмәт ветераннарына игътибар җитеп бетми, минемчә.
Әйтәсе килгән фикерем шул: олуг бәйрәмнәрдә Бөек Җиңү көнен якынайткан хезмәт ветераннарының гамәлләре дә лаеклы рәвештә бәяләнсен иде. Шулай булганда безнең хәтер ярасына да дәва табылыр иде.
Зәйтүнә ХӘЙРУЛЛИНА